Авыруларның аерым категорияләре белән интегүче кешеләргә социаль ярдәм

2026 елның 6 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Илгизәр улы Зиатдинов «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведевның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү  аккаунтында «Авыруларның билгеле бер категорияләре белән интегүче кешеләргә социаль ярдәм: даруларга, реабилитациягә һәм дәвалануга ташламаларны ничек алырга» дигән темага вебинарда катнашты.

Вебинар Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль программалар бүлеге, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль түләүләрне оештыру бүлеге, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дарулар әйләнеше өлкәсендә җайга салу бүлеге вәкилләре катнашында узды.

Җанлы дискуссия барышында гражданнарны яшәү өчен мөһим дарулар белән тәэмин итүгә, шулай ук аларның тернәкләнү һәм вакытында дәвалану хокукына кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

Вебинар тәмамлангач, Айрат Илгизәр улы Зиатдинов гражданнарны кабул итте, һәркемне игътибар белән тыңлады, дулкынландыргыч сорауларга җавап бирде һәм кирәкле ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International