Әлмәт күппрофильле хастаханәсендә «Ак халатлы фэрештэлэр – Ангелы в белых халатах» Республика медицина фестивале кысаларында ачык ишекләр көне узды.
Укучылар табиблар эше белән якыннанрак танышырга, ТР көньяк-көнчыгышындагы әйдәп баручы учреждениедә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелүен күрергә һәм һөнәр сайлауны ачыкларгә килделәр.
