Чара «Әлмәт район үзәк хастаханәсе» ДАССУ базасында узды. Республикада бу традицион фестиваль мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә, шулай ук яшьләрне сәламәтлек саклау өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Әлмәт район үзәк хастаханәсе бүген кунакларны кабул итте – бу Казан дәүләт медицина университетының 6 курс студентлары , 20нче һәм 25нче мәктәпләрнең медицина сыйныфы укытучылары һәм укучылары.

Чараны баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Зөлфия Гаделшева ачып җибәрде, учреждение белән таныштырды һәм хастаханәдә эшләү перспективалары, шулай ук яшь белгечләргә социаль ярдәм турында сөйләде.
КДМУның 6 курс студентлары Айгөл Фәссахова һәм Камилә Вәлиева республиканың әйдәп баручы медицина вузы студентларының уку процессы һәм мөмкинлекләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Презентациядә мәгълүмати һәм танып белү видеороликлары, шул исәптән КДМУның педиатрия факультеты юбилеен яктыртучы видеороликлар күрсәтелде.
