Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсендә 2025 елга йомгак ясалды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

Йомгаклау медицина советының мәртәбәле кунаклары булып Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Гарипов һәм Түбән  Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Эльза Гыйльметдинова булды.

Учреждение эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе баш табибы Алексей Толстиков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда Түбән Кама перинаталь үзәгендә 2034 бала дөньяга килгән, ә Түбән  Кама муниципаль районы буенча сабыйлар үлеме күрсәткече 1000 балага 1,9 тәшкил итә, бу рекордлы түбән күрсәткеч һәм медицина ярдәменең югары сыйфатлы булуын раслый.

Перинаталь үзәкнең Б акушерлык корпусында капиталь ремонт тәмамлану елның мөһим вакыйгасы булды. 2026 елда медицина җайланмалары, җиһазлар кайтару һәм яңартылган корпус ачылу көтелә. Агымдагы елның төп бурычлары арасында – өченче дәрәҗәдәге медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү һәм А корпусына капиталь ремонт ясау.

Учреждение хезмәткәрләре дәрәҗәле һөнәри конкурсларда, шулай ук «Россия Федерациясенең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы 100 товары» конкурсларында җиңүчеләр һәм лауреатлар булдылар.
Бер ел элек 3 нче балалар поликлиникасы пациентлар өчен үз ишекләрен ачты.

 Аның мөдире Резеда Конякова эшкә йомгак ясады:

"Безгә беркетелгән халык саны - 15 меңнән артык бала. Бездә 7 педиатр табибы һәм 4 фельдшер эшли. Елына якынча 67 мең кеше, шуларның 9 меңнән артыгы өйдә. Моннан тыш, поликлиникада хәзерге заман рентгенаппараты һәм физиотерапия җайланмалары бар. Шулай ук бездә сәламәт бала кабинеты эшли, анда кече яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары белән актив рәвештә профилактик эш алып барыла.»

2025 елда оешмада медицина ярдәме сыйфатын тәэмин итү турында баш табиб урынбасары Иляна Хафизова сөйләде:
"Куркынычсыз йөклелек, бала табу, балаларга кулай һәм сыйфатлы медицина ярдәме – бу безнең максат. Без сыйфатны эчке контрольдә тотуның нәтиҗәле системасын һәм имин медицина эшчәнлеген булдыруга омтылабыз. Аудитлар үткәрәбез, кирәкмәгән вакыйгаларга анализ ясыйбыз, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшлибез һ. б.»
Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсе коллективына хезмәтләренә Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Эльза Гыйльметдинова рәхмәт белдерде.

Медикларга карата җылы сүзләр Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Гариповтан яңгырады.

Медсовет ахырында традицион бүләкләү булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International