Бүген Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре турында мөһим лекция булды. Лекор булып табиб-эпидемиолог Камилла Юзеева чыгыш ясады, ул сәламәтлекне саклау буенча актуаль мәгълүмат һәм тәкъдимнәр белән уртаклашты.
Лекция ВИЧ-инфекцияне профилактикалау сорауларын үз эченә алды һәм катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлек бирде. Лекцияне республиканың барлык районнарыннан килгән хезмәткәрләр тыңлады, бу исә әлеге теманың мөһимлеген ассызыклый.
Чара Техник күзәтү идарәсенең дәүләт хезмәткәрләренә ВИЧ/СПИД турында мөһим белем алырга, профилактика ысуллары һәм вакытында тест үткәрүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттырырга мөмкинлек бирде.
Мондый лекцияләр үткәрү сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. СПИД үзәге Техник күзәтү идарәсе хезмәткәрләренә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерә.