Чарада Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева катнашты.
Төп доклад белән Югары Ослан район үзәк хастаханәсе баш табибы Сергей Юрьевич Мишакин чыгыш ясады.
Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Владимир Шерпутовский Югары Ослан район үзәк хастаханәсенең эшчәнлек күрсәткечләре буенча берләшмәдә иң яхшысы, дип танылуын билгеләп үтте.
Районда туучылар саны артуның уңай динамикасы күзәтелә, бу актив профилактик эш һәм авыруларны иртә диагностикалау нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Диспансеризация һәм профилактик караулар кысаларында медицина тикшерүе күчмә комплексларда, шулай ук ФлюМамм комплексында узды. Репродуктив сәламәтлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Хастаханә эшендә төрле авыруларны профилактикалау мөһим урын алып тора: мәктәпләрдә даими рәвештә укучылар белән лекцияләр уздырыла, ә хастаханәдә алкоголизмны профилактикалау уңаеннан түгәрәк өстәлләр уздырыла.
Шулай ук 2025 елда Казаннан белгечләр җәлеп итеп, югары технологияле операцияләр актив үткәрелде. Хастаханә администрациясенең көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә, клиникада яңа җиһазлар барлыкка килде, алар дәүләт программалары кысаларында медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Район халкына республиканың эре шәһәрләренә, шул исәптән Казанга чыкмыйча гына югары технологияле медицина ярдәме алу уңайлырак.
Район башлыгы Евгений Варакин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева башкарылган эшне югары бәяләделәр. Уңышлы эшләре өчен хастаханә администрациясенә аерым рәхмәт белдерделәр.

Шулай ук медицина советында хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
Хәкимова Гөлназ Фәрид кызы – ашыгыч ярдәм фельдшеры
Малафеева Анна Николаевна – поликлиниканың хирургия кабинеты шәфкать туташы
Петухова Лилия Фаат кызы – поликлиниканың фтизиатрия кабинеты участок шәфкать туташы
Васильева Аделина Вячеславовна – участок терапевты
Мөфталиева Ясмин Рәфыйк кызы – поликлиниканың пациентларны карау кабинеты акушеркасы
Александров Артем Олегович – Матюшино ФАПы мөдире