Тәтеш район үзәк хастаханәсе педиатры "Земство докторы" программасында катнашты

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Быел кыш Тәтеш  район үзәк хастаханәсе коллективында Константиновлар гаиләсе оешкан. 29 гыйнварда район хастаханәсенең табиб-педиатры һәм ЭВМ операторы Анна белән Георгийның никахы булды.

Гашыйклар Казанда танышалар. Анна Тәтеш районының Кадыш авылында туа, мәктәпне тәмамлагач, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Медицина кадрлары» төбәк проекты кысаларында районнан максатчан юнәлеш буенча КДМУга укырга керә.

Дәресләрдән соң тулай торак янындагы паркта ял итәргә һәм китап укырга ярата. Георгий Казанда туган һәм парк янында гына яшәгән, кичләрен нәкъ менә шушы паркта йөгергән. Һәм матур көннәрнең берсендә Георгий ял итәргә утыра, Анна нәкъ шушы эскәмиядә Эрих Мария Ремарк китабын укый, ә бу Георгийның яраткан авторларының берсе. Танышу шулай башланып китә, тиздән ул тирән хисләргә әверелә.

Медицина университетын тәмамлаганнан соң, Анна Михайловна Тәтеш  район үзәк хастаханәсенә  участок табиб-педиатры булып эшкә урнаша, «Земство докторы» программасы буенча грант ала. Георгий Ринатович аның артыннан килгән һәм шул ук хастаханәгә ЭВМ операторы булып эшкә урнашкан.

Тәтештә аларга бик ошый һәм нәкъ менә монда яшьләр үз гаиләләренең киләчәген күрә.

Яшь парларны котлыйбыз һәм аларга мәхәббәт, җылы гаилә учагы һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International