20 февральдә 15:00 сәгатьтә Казанның Себер тракты, 28 («Игелекле Казан») йортында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итүгә багышланган хәйрия чарасы узачак.
Инвалид балалар тәрбияләүче, 1 нче типтагы диабет белән авыручы ата-аналарның тормышына еш кына зур йөкләнеш туры килә. Мондый мизгелләрдә ярдәм, аңлау һәм үз эчке ресурсларыңны торгызу мөмкинлеге аеруча мөһим.
Авыр тормыш ситуацияләрендә эчке балансны ничек сакларга, үз көчеңне югалтмаска һәм балаңа ышанычлы таяныч булып калу өчен ничек үзеңә ярдәм итә белергә - медицина психологы, ТР ССМ Республика клиник наркология диспансерының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева ярдәм итәчәк.
Бу чара – кыйммәтле белем алу, дулкынландыргыч сорауларга җавап табу һәм бергәлекнең ярдәмен тою мөмкинлеге.
Чарага язылу – «Игелек» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы бергәлегендә.