Чаллы медиклары шахмат ярышларында катнашты

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

2026 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «Сәламәтлек-2026» Спартакиадасы кысаларында медицина хезмәткәрләре арасында шахмат буенча ярышлар узды.

Спорт чарасын «Л. Н.Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ оештырды.

Спорт чарасында Чаллы шәһәре дәвалау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре катнашты.

Сәламәтлек-2026 шахмат ярышларында җиңүчеләр .

Хатын-кызлар:

1 урын - Стрельникова Р.К. – «Л. Н.Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУның эндоскопия шәфкать туташы.

2 урын – Панина С.И. – «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУның хатын-кызлар консультациясе табиб- акушер-гинекологы.

3 урын – Әхтәмова А.Х. – «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ фельдшер-лаборанты.

Ир-атлар:

1 урын – Хамрабаев О.О. – «7 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ гомуми практика табибы.

2 урын – Сәгыйтов А.С. –  «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССУның табиб-травматолог-ортопеды.

3 урын – Андреев М.А. – «Л.Н.Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ бүлек мөдире, табиб-кардиологы.

Коллегаларыбызга лаеклы чыгышлары һәм матур уеннары өчен рәхмәт белдерәбез!

Шулай ук «Л.Н. Ганиева исемендәге 4 нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУ беренчел профсоюз оешмасына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

 Спорт берләштерә, сәламәтлекне һәм команда рухын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International