Казан медицина көллияте 2026/2027 уку елында урта гомуми белем базасында «стоматология фельдшеры» квалификациясе белән яңа белгечлек 31.02.07 «Стоматология эше» буенча студентлар җыя.
Әлеге программа кысаларында укучылар стоматология өлкәсендә уңышлы эшләү өчен барлык кирәкле белем һәм күнекмәләргә ия булачаклар. Чыгарылыш укучылары түбәндәге өлкәләрдә диагностика һәм дәвалау үткәрә алачак:
• Терапевия стоматологиясе: стоматологик авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау.
• Медицина ярдәме күрсәтү.
• Пациентларны авыз куышлыгының гигиена күнекмәләренә өйрәтү.
• Белгечләр санитар-агарту эшчәнлегенә әзерләнәчәк, бу стоматология өлкәсендәге эшнең мөһим өлеше булып тора.
Кабул итү аттестатның уртача баллы буенча башкарыла.
Укыту түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләр буенча үткәреләчәк.