Кама Тамагында уллары һәм ирләре – махсус хәрби операциядә катнашучылар булган район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен котладылар

2026 елның 6 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән гадәткә кергән очрашу булды.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм медицина учреждениесенең баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев бүген үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен якынлашып килүче 8 Март белән котладылар. Алар чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, уллары һәм ирләре күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Наил Альберт улы якыннары алгы сызыкта булган хатын-кызларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International