Бүген Югары Ослан район үзәк хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим иттеләр – ул Садыйков Марсель Марат улы. Яңа җитәкчене ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатыйхов тәкъдим итте.
Элегрәк Марсель Марат улы Казанның М.Н.Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләде.
Марсель Марат улы Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлаган. Ул – чыгышы белән табиблар нәселеннән.
Марсель Маратовичка яңа вазифасында уңышлар телибез!