Яр Чаллы медицина көллияте "Урта медицина һәм фармацевтика белем бирүендә традицияләр һәм инновацияләр" дигән Өченче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру мәйданчыгы булды.
Чара зур уңыш белән узды һәм Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясеннән һөнәри бергәлек вәкилләрен җыйды.
Чарада урта медицина буыны белгечләрен һөнәри әзерләүгә генә түгел, ә мәгарифкә һәм медицинага ясалма фәһем кертү кебек хәзерге заман мәсьәләләренә кагылышлы мөһим темалар каралды.
Панель дискуссияне Чаллы медицина көллияте директоры Ирина Нургатина алып барды, ул әле ярты гасыр элек фантастика булып тоелган ясалма фәһем безнең көндәлек тормышыбызга ныклап кереп урнашуын билгеләп үтте.
Җитештерүне автоматлаштыру, финанслар кебек өлкәләрдә актив үсә башлагач, вакыт узу белән ясалма фәһем системалары бөтен җирдә таралды. Һәм бүген без мәгариф, медицина һәм сәламәтлек саклауга ясалма фәһем системаларын кертү нәтиҗәләрен күрәбез.