Бүген Казанда «Йөрәк командасы» IV белем бирү форумы ачылды. Анда кардиологлар, йөрәк-кан тамырлары хирурглары, кардиохирурглар, рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча табиблар, ультратавыш һәм функциональ диагностика табиблары, анестезиолог-реаниматологлар, Россия, Беларусь Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан терапевтлары һәм башкалар катнаша.

Форумның фәнни фокусы – дисциплинаара якын килү кысаларында коронар авыру һәм аның катлауланулары:
• Йөрәкнең хроник ишемия авыруын дәвалауда йөрәк командасының роле
• Диагностик чишелешләр спектры
* Кискен коронар синдромны профилактикалауның хәзерге заман стратегиясе
• Коронар авыруны дәвалауның төрле аспектлары
• Миниинвазив коронар хирургия
• Медицина ярдәмен оештыруда региональ тәҗрибә
• Кардиологик пациентларга хирургик ярдәм күрсәткәндә юридик аспектлар һ.б.
