Яр Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсе табиблары кызның битен 30 кыйпылчыктан җыйган

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Юлия Шәрипова Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тарафыннан кич белән авыр хәлдә китерелде. Табибларга күпсанлы җәрәхәтләрне бәяләргә һәм оператив дәвалау тактикасын сайларга кирәк иде.

Теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге мөдире Баин Демкин хәбәр иткәнчә, пациентка шунда ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән: кан китү туктатылган, битендәге ачык яралар тегелгән. Аннары кирәкле тикшеренүләр башкарылды.

"Без кыйнауның коточкыч нәтиҗәләре белән очраштык. Бит скелетының күпсанлы вак кисемтәле сынулары белән эш итүебез аңлашылды», - дип сөйләде теш казнасы-бит хирургы.

Оториноларингология бүлеге табибы Алексей Николаевич Бубякин катнашында ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча консилиум үткәрелде. Симульт (бер мизгелле) операция үткәрү турында карар кабул ителде. Ашыгыч рәвештә шәхси титан пластиналар ясау өчен бит скелеты кыйпылчыкларының максималь төгәл сурәтләнгән баш сөягенең 3D-моделен торгызырга кирәк иде. Булган хәл турында белгәч, ярдәмгә Dental Forte стоматология клиникасы килә. Баш сөяге һәм пластина моделен теш технигы Илдар Мәүлетов ясарга булыша.

Табиблар алдында катлаулы бурыч тора: күпсанлы кыйпылчыкларны җыярга, берничә индивидуаль пластинка ярдәмендә сөякләрне теркәп куярга, сынган урыннарны бергә кушу өчен битнең урта зонасын тулысынча иммобилизацияләргә.

"Операция 5 сәгать дәвам итте. Пластиналарны урнаштыру өчен без, битне максималь саклап калу һәм киләчәктә пластик операцияләр үткәрү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, яралар өлкәләрендә минималь керү мөмкинлегенә ирештек. Без шулай ук битнең, авыз куышлыгының, борынның нечкәлеге өчен җавап бирә торган өч тармаклы  нервны саклап кала алдык», - дип уртаклашты Баин Демкин.

Алексей Бубякин пациентка борын формасын  һәм тулысынча борын сулышы элементларын торгызу белән септопластика башкарылуы турында сөйләде.

Хәзер кыз тернәкләнә, физиотерапия бүлегендә Татарстан Республикасының атказанган табибы Фәния Абдулла кызы Басыйрова җитәкчелегендә тернәкләндерү этабы уза.

Юлия чын күңелдән табибларга һәм шәфкать туташларына коткарганнары өчен генә түгел, ә аңа күрсәткән кайгыртулары, игътибарлары өчен дә рәхмәт белдерде. Фаҗигадән соң, аның күз алдында ирен үтерелгәннән соң һәм аңа авыр җәрәхәтләр ясалганнан соң, кызга зур ярдәм кирәк була. ЗЯБ бистәсенең 17А йортында булган вакыйга республика халкын тетрәндерде. Төнге сәгать 2дә ир-ат күршесенең кисәтүләренә җавап итеп пычак ала һәм аның йөрәгенә җәрәхәт итеп, үлемгә китерә, ә ирен коткарырга ташланган Юлияне ул аңын югалтканчы  башына һәм тәненә аяклары белән тибеп кыйный.

Операция бригадасы:

теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге мөдире Демкин Баин Владимирович;

теш казнасы-бит хирурглары: Әмирова Диләрә Наил кызы, Сергеева Мария Ивановна;

ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча табиб-оториноларинголог Бубякин Алексей Николаевич;

табиб-анестезиолог-реаниматолог Хәлиуллин Динар Мансур улы;

операция шәфкать туташлары:

Зиязетдинова Алия Гафит кызы, Красильникова Ольга Александровна;

шәфкать туташы-анестезист Мөхәммәдиева Юлия Назыйровна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International