16 мартта Рамазан ае уңаеннан «Игелекле Казан» «Барысы да балалар өчен» АКХО инклюзив үзәгендә хәйрия ифтары узды.
Ифтарга чакырылган кунаклар арасында инсулинга бәйле 1типлы диабет, менталь һәм башка авырулар белән инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр дә бар иде.
Бер өстәлгә төрле гаиләләр җыелды, бу үзара ярдәмләшүнең какшамас әһәмиятен искә төшерә.
«Игелек» АКХО чара партнерларына хәйрия ифтарын оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез.