Бүген Наил Сәлах улы Садыйков 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның сәламәтлек саклау ветераны Наил Сәлах улы Садыйков янына юбилее белән котлау өчен бардылар.

Наил Садыйковның һөнәри эшчәнлеге студент елларында ук башлана. 1967 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, ул Төркмән ССР  Мара шәһәренә җибәрелә. Әмма киләсе елда яшь белгечкә гаилә хәле килеп чыгу  сәбәпле туган Буасына кайтырга туры килә, анда ул табиб-инфекционист, ә соңрак баш табиб урынбасары була.

1972 елда Наил Садыйков үз гомерендә беренче җитәкче урынын ала, Буа медицина училищесы директоры була, бу аның медицина өлкәсендә киләчәк язмышын билгели. Шул вакыттан башлап аның бөтен эшчәнлеге сәламәтлек саклауда кадрлар әзерләү һәм тәрбияләү белән бәйле.

1981 елда Наил Сәлах улы Татарстан башкаласында база медицина училищесын җитәкли. Шул ук чорда ул тормышында төп казаныш булган эшкә – Казан медицина училищесының яңа бинасын төзүгә тотына. Ул өч ел эчендә төзелгән һәм бүгенге көндә дә студентларны сөендерә.

1989 елда Наил Садыйковны республиканың сәламәтлек саклау министрының кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгелиләр.

2003 елда, пенсия яшенә җитү сәбәпле, ТР ССМ министры урынбасары вазифасыннан китә, әмма актив эшләвен һәм Татарстан сәламәтлек саклау ветераннары бергәлеген җитәкләвен дәвам итә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасы рәисе була.

2015 елда Наил Сәлахович «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсының «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә лауреат булды.

Ул «Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» уникаль бүләкләү системасын эшләде һәм гамәлгә кертте.

Госпитальләрдә, медицина санитария батальоннарында хезмәт иткән, сугыш кырларында сугышкан татарстан медиклары турында «Җиңү хакына» хәтер китабын бастыру инициаторы. Китап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә чыгарылган.

Наил Садыйковның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше күп тапкырлар медальләр һәм исемнәр белән билгеләп үтелде: ул СССР сәламәтлек саклау отличнигы, РФ һәм ТАССРның атказанган табибы, "Фидакарь хезмәт өчен" медале иясе.

Бүген Н.С. Садыйков лаеклы ялда.

В 2015 году Наиль Салахович стал лауреатом конкурса «Врач года — Ак чәчәкләр» в номинации «Легенда здравоохранения».

Он разработал и внедрил уникальную наградную систему — «Почётный ветеран здравоохранения».

Инициатор издания книги памяти «Во имя Победы» о татарстанских медиках, которые трудились в госпиталях, служили в медицинских санитарных батальонах, воевали на полях сражений. Книга была выпущена к празднованию 70-летия Победы в Великой Отечественной войне.

Вклад Наиля Садыкова в развитие системы здравоохранения неоднократно отмечался многочисленными наградами и званиями: отличник здравоохранения СССР, заслуженный врач РФ и ТАССР, обладатель медали за доблестный труд.

Сегодня Садыков Н.С. находится на заслуженном отдыхе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International