Узган атнада республика медицина учреждениесендә Академик И.И. Дедов ис. Эндокринология фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре булды.
Экспертлар Казан эндокринология үзәгендә, М.Н. Садыйков исемендәге Казан шәһәре 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге, Республика клиник хастханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Яр Чаллы шәһәренең 5 нче шәһәр хастаханәсе, Кама балалар медицина үзәге, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе, «Азино» балалар поликлиникасы һәм К.Ш. Зыятдинов ис. 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә булдылар.
Белгечләр пациентларның маршрутлаштырылуы, җиһазландырылу, дарулар белән тәэмин ителеше һәм, гомумән, әлеге профильдәге авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына сәфәр нәтиҗәләре нигезендә экспертлар хезмәт эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.
Ирина Кононенко, Академик И.И. Дедов ис. эндокринология фәнни-тикшеренү үзәгенең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр мәсьәләләре буенча координацион бүлеге җитәкчесе : «Яңа норматив актлар барлыкка килә, һәм боларның барысын да эшкә кертергә кирәк. Барыгызга да ярдәмегез һәм катнашуыгыз өчен рәхмәт!».