Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
"Гражданнарыбызның профессиональлеге һәм максатчанлыгы ярдәмендә Татарстан тышкы авырлыкларны ышанычлы җиңеп чыга һәм социаль-икътисадый үсеш юлында алга таба хәрәкәтен дәвам итә. Фидакарь хезмәтегез һәм республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Алексей Песошин.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален «Россия Кызыл Хачы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы Юрий Антонович Анисимовка тапшырдылар.
Ю.А. Анисимов – сәламәтлек саклау ветераны һәм оештыручысы, ТАССРның атказанган табибы, КПССның Казан шәһәр комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире (1973-1982), ТАССР сәламәтлек саклау министры урынбасары (1982-1986).
Ю.А. Анисимов үзенең һөнәри эшчәнлегенең 47 елын Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасын торгызуга, үстерүгә һәм камилләштерүгә багышлый, табиб-хирургтан алып шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире һәм министр урынбасары – ТАССР медицина хезмәте штабы башлыгына кадәр юл үтә.
Хәзерге вакытта Ю.А. Анисимов «Россия Кызыл Хачы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсендә яшь иреклеләр өчен остаз булып тора, музейны формалаштырганда консультацияләр бирә, Татарстан сәламәтлек саклауның күркәм традицияләрен тапшыра.
2026 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә Юрий Антоновичның «Карт табиб язмалары» («Записки старого врача») автобиографик китабын бастыру планлаштырыла. Китап республикада медицинаның сугыштан соңгы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр аякка басуына багышлана, анда табиблар бурычы турында уйланулар һәм Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсен илдә алдынгыларның берсенә әйләндергән оештыру карарларына бәя бирә.
