24 март көнне Республика балалар клиник хастаханәсе поликлиникасында «Глюкоза мониторингы өчен Medtrum сенсорларын урнаштыру һәм куллану үзенчәлекләре» темасына мәгълүмати вебинар узды.
Чара ата-аналарның һәм пациентларның шикәр диабеты белән идарә итүдә хәзерге заман технологияләр турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен оештырылды.
Вебинарны медицина киңәшчеләре Чепелева А.С. һәм Ерошин А.Н. үткәрделәр. Белгечләр глюкозаны өзлексез мониторинглау системасының эш принциплары, сенсорлар урнаштыру кагыйдәләре һәм аларны көндәлек тормышта куллану үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләделәр.
Аерым игътибар куркынычсызлыкка, мәгълүматларның төгәллегенә һәм сенсорларны көндәлек тормышта куллану уңайлылыгына бирелде. Катнашучылар хәзерге заман технологияләре шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга, аның үзгәрешләренә вакытында җавап бирергә һәм катлауланулар куркынычын киметергә ярдәм итүен белделәр.
Чарада ата-аналар җәмгыяте вәкилләре һәм 1 типтагы шикәр диабеты диагнозы куелган кечкенә пациент катнашты. Катнашучылар сенсор киюнең дәвамлылыгына, күрсәткечләрне интерпретацияләүгә һәм мәгълүматларны шикәр күләменең көндәлек контроленә интеграцияләүгә кагылышлы кызыксындырган сораулар бирә алдылар, шулай ук белгечләрдән гамәли киңәшләр алдылар.
Мондый белем бирү очрашулары гаиләләргә авыруны контрольдә тоту мәсьәләләрен яхшырак белергә ярдәм итә һәм көн саен бала карауга ышанычны арттыра.