Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр» номинацияләре турында нигезләмә бастырылган

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында быел «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика премиясе номинацияләре турында нигезләмә бастырылган.

Номинацияләрнең исемнәре, бәяләү критерийлары, заявка бирү этаплары, документлар һәм материалларны кабул итү тәртибе – барлык җентекле мәгълүматны сылтама буенча карарга мөмкин: https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2026.htm

Быел, традицион «Ел табибы» һәм «Уникаль очрак» тан тыш, яңа номинацияләр күп. Алар арасында: «Шәфкатьлелек һәм кайгырту», «Сәламәтлек синергиясе: команда көче хәрәкәттә» , «Яшь гвардия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International