Медицина вузларының өлкән курс студентлары игътибарына

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы максатчан уку турында шартнамәләргә өстәмә килешүләр төзү өчен 6 курс студентларын кабул итә, анда заказ бирүче булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тора.

Кабул итү һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.

Өстәмә килешүне рәсмиләштерү өчен максатчан уку турында шартнамә яисә аның күчермәсе һәм граждан паспорты булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International