Михаил Мурашко Казандагы Республика клиник хастаханәсенә килеп, "Түбән Кама нефтехим" заводындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрнең хәлен белде

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

Кичә төнлә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Республика клиник хастаханәсенә килеп, Түбән Камадагы һәлакәт вакытында зыян күргән ике пациентның хәлен белде. Бирегә санитария авиациясе вертолетлары белән  зыян күрүче авыр хәлдәге ир-ат һәм хатын-кыз эвакуацияләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең барышы белән танышты, табиблар белән аралашты. Пациентларга кирәкле барлык медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә. Оператив мәгълүматларга караганда, медицина ярдәме сорап 68 зыян күрүче мөрәҗәгать иткән. 21 кеше хастаханәгә озатылган, шуларның бишесе – авыр хәлдә – аларда җәрәхәтләр һәм пешүләр.

Түбән Камага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль катастрофалар медицина үзәге медикларының җыелма бригадасы җибәрелгән.

Биредә шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Республика клиник хастаханәсе белгечләре катнашында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International