Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты.
Михаил Мурашко Казанга эш сәфәре белән килде.
Бүгенге әңгәмә барышында Михаил Мурашко һәм Рөстәм Миңнеханов региональ сәламәтлек саклау системасын үстерү, аны алга таба камилләштерү, югары квалификацияле медицина кадрлары әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, «Түбән Кама нефтехим» заводында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Искәртәбез, кичә Михаил Мурашко Республика клиник хастаханәсендә булды, анда ул һәлакәттә зыян күрүчеләрнең хәлләрен белде. Аларның барысына да кирәкле медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.
Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.