Ведомство башлыгы поликлиниканың эше, медицина оешмалары эше буенча мәгълүмат системасы белән танышты, табиблар һәм кечкенә пациентларның әниләре белән аралашты.
- Поликлиникаларны модернизацияләү бүген иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Беренчел буын – ата-аналарның һәм балаларның сәламәтлек саклау системасы белән беренче контакты. Биредә, шул исәптән сәламәт балалар көннәре һәм профилактик тикшерүләр кысаларында, балаларның актив һәм сыйфатлы тормышына нигез салына, - диде Михаил Альбертович.
— Биредә үзебезнең ил җиһазларына зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте министр.
– Татарстан күп санда медицина җиһазлары һәм аның өчен компонентлар җитештерә, – диде Михаил Мурашко.
Исегезгә төшерәбез, балалар поликлиникасы «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренче баскычын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында төзелгән һәм узган елның 16 декабрендә тантаналы рәвештә ачылган иде.
Медицина учреждениесе 10 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.