ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев алдынгы хезмәткәрләргә һәм медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ТР Рәисе Указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде:

Луканихина Светлана Александровна - Казан медицина көллиятенең укыту һәм җитештерү практикасы бүлеге башлыгы;

Йосыпова Ләйлә Шамил кызы - Казан шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталенең  баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары.

ТР Рәисе күрсәтмәсе белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте игълан ителде:

Кашапова Эльмира Илдус кызына - Казан шәһәренең 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары;

Новикова Галина Ринат кызына - Казан шәһәренең 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенең кадрлар бүлеге башлыгы.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде:

Исмәгыйлова Дания Рәүф кызына - Лаеш район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире – табиб-терапевтына;

Савдаханов Вәкил Камил улына - «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы "Резерв" Республика мобилизацион резервлар медицина үзәге директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары

РФ Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде:

Вәлиева Лилия Рим кызы - Казан шәһ. 8 нче шәһәр поликлиникасының 10 нчы хатын-кызлар консуль-тациясе табиб-акушер-гинекологы;

Савинов Сергей Юрьевич - Казанның 20 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы.

Намуслы хезмәте, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте игълан ителде:

Мөхәммәтшин Раил Гамил улына - 6 нчы шәһәр поликлиникасының баш табибына»;

Рәхмәтуллина Миләүшә Дамир кызына - Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының цифрлы трансформация департаменты директоры –  проректоры вазифаларын башкаручыга;

Хәлиуллина Регина Зәйтүләк кызына - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсенең техник һәм хуҗалык белән тәэминаты бүлегенең әйдәп баручы белгече.

2024 елда БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы кысаларында чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен

Истәлекле медаль белән бүләкләнде:

Фатыйхов Илдар Рәзин улы - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары

2024 елда Брикс берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеге кысаларында чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковның Рәхмәте игълан ителде:

Воронцова Марина Минтдин кызына - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең баш табибның медицина юнәлеше буенча  урынбасары;

Галәветдинов Фәрит Шәриф улына - Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы;

Яркәева Фәридә Фатыйх кызына - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International