Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Кама Нефтехимдагы һәлакәттә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме оештыруны югары бәяләде.
Бу хакта ул журналистларга кичә Казандагы «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасында булганда әйтте.
"Барысы да вакытында эшләнде, ашыгыч ярдәм бригадаларының көчләре һәм чараларын арттыру оештырылды, өстәмә рәвештә Катастрофалар медицинасы төбәк үзәгеннән ресурслар чыгарылды", – диде ул.
Министр билгеләп үткәнчә, барысы да кичекмәстән һәм тулы күләмдә оештырылган. "Хәзер, әлбәттә, авыр хәлдәге пациентлар бар. Ләкин табиблар барысын да эшли. Барысы да яхшы тәмамланыр дип ышанам", - диде ул.
Мурашко сүзләренчә, зыян күргән иң авыр хәлдәге дүрт кеше Мәскәүгә китерелгән һәм үпкәләргә ясалма вентиляциягә тоташтырылган. Башкалага килүгә аларны вертолетлар көтеп тора иде инде. Барысы да кичекмәстән оештырылды, дип ассызыклады Михаил Мурашко.