Урта медицина белеме булган белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшырту максатында Казан медицина көллияте базасында кичә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларының чыгарылыш төркемнәре студентлары арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча һөнәри осталыкка Республика конкурсы үткәрелде.

Көндезге этап программасына түбәндәге һөнәри биремнәр кертелде:
1. Тест биремнәрен чишү (60 минут эчендә 100 тест биреме);
2. Практик күнекмәләрне күрсәтеп, клиник ситуацияне хәл итү.
Эксперт төркеме тарафыннан үткәрелгән бәяләү нәтиҗәсендә республика конкурсында җиңүче һәм призерлар билгеләнде.
Дипломнар белән бүләкләнделәр:
I дәрәҗә – Фазлыева Разалия Равил кызы – «А.П. Вязьмин ис. Бөгелмә медицина көллияте» ДАҺБУ;
II дәрәҗә – Шәйхетдинова Инзилә Рамил кызы – "Чаллы медицина көллияте" ДАҺБУ;
III дәрәҗә – Мамонова Милана Дмитриевна – «Яшел Үзән медицина көллияте» ДАҺБУ.
