Сәламәтлек саклау министрлыгы «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда иң яхшысы дип танылды

2026 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 ел йомгаклары буенча энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурсында «Социаль өлкә» номинациясендә җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында узды.

Конкурс «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында узды (2026 елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр уза).

Өстәп әйтик, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина учреждениеләрендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программалары эшләнде һәм расланды.

Энергияне сак тоту чараларын гамәлгә ашыру, яңа алдынгы технологияләр һәм җайланмалар кертү исәбенә медицина учреждениеләрендә энергетика ресурсларыннан һәм судан рациональ һәм нәтиҗәле файдалануны арттыруга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International