2026 елның 2 апреленнән 4 апреленә кадәр Казанда «Фундаменталь һәм клиник электрофизиология. Хәзерге заман медицинасының актуаль мәсьәләләре» А.Ф. Самойловка багышланган IX Халыкара конгресс узды. Чара нерв системасы авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда хәзерге заман алымнары турында фикер алышу өчен бөтен Россия һәм чит ил белгечләрен берләштерде.
Конгресста доклад белән Республика балалар клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге неврологы Гөлназ Илнур кызы Габдуллина чыгыш ясады. Чыгышның темасы - "Селектив дорсаль ризотомия. Үз тәҗрибәм».
Докладта неврологик тайпылышлары булган пациентларда селектив дорсаль ризотомия алымын куллануның гамәли тәҗрибәсе тәкъдим ителде, шулай ук дәвалау нәтиҗәләре, пациентларны сайлап алу үзенчәлекләре һәм тернәкләндерүгә дисциплинаара якын килү яктыртылды. Мондый чыгышлар тупланган белемнәр белән уртаклашырга гына түгел, ә балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртып, клиник практикага хәзерге заман технологияләре кертергә дә мөмкинлек бирә.