Сәламәтлек саклау министрлыгында иртә бүген зарядкадан башланды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

7 апрельдә Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне массакүләм спорт чаралары, йөгерү, зарядка һәм акцияләр үткәрелә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре акциягә кушылды һәм чакырылган тренер җитәкчелегендә иртәнге зарядка ясадылар.

Күнегүләр комплексын "Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медиина профилактикасы үзәге ДАССУның дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы буенча табибы, Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы ассистенты, тимераякта фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы табибы Нияз Минхәт улы Бикчурин тәкъдим итте.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, команда рухын ныгытуга, стрессны киметүгә һәм хезмәткәрләрнең физик халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International