Практик табиблар өчен гибрид форматта узачак «Бавыр циррозы булган пациентларга медицина ярдәмен оештыру: катлаулануларны профилактикалаудан дәвалауга кадәр» мәктәбе терапия һәм гастроэнтерология өлкәсендә әйдәүче экспертларны берләштерәчәк.
Чара кысаларында замана клиник практикасының төп мәсьәләләре: эпидемиологик тенденцияләр һәм медицина ярдәме күрсәтүнең системалы проблемалары, циррозны профилактикалау мөмкинлекләре, шулай ук авыруны диагностикалау һәм дәвалау алгоритмнары каралачак.
Аерым игътибар цирроз катлауланулары — бавыр энцефалопатиясе, варикозлы кан китүләр, асцит булган пациентларны алып баруга, шулай ук диспансер күзәтүе мәсьәләләренә биреләчәк.
Мәктәп форматы лекцияләр генә түгел, экспертларга сораулар бирү мөмкинлеге булган клиник очракларны тикшерүне дә күздә тота.
Чара терапевтлар, гомуми практика табиблары, гастроэнтерологлар, шулай ук бавыр авырулары булган пациентларны алып баруда катнашучы катнаш белгечлек табиблары өчен каралган.
Чыгыш ясаучылар арасында:
Оксана Драпкина, РФА академигы, профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Терапия һәм профилактик медицина Милли медицина тикшеренү үзәге» ФДБУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече, Россия йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау җәмгыяте президенты (Мәскәү, Россия)
Диана Габделганиева, м. ф. д., профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДМУ югары белем бирү ФДБМУ ректор вазифаларын башкаручы, госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече (Казан, Россия)
Сылтамада җентекле программа: https://ropniz.ru/doctors/practic-schools/08042026