Бүген һөнәри бәйрәмнәрен кеше тәненең иң зур органы — безнең тире сәламәтлеге сагында торучы белгечләр билгеләп үтә.
Алабуга район үзәк хастаханәсендә бу юнәлешне табиб-дерматовенеролог Игорь Александрович Шувалов җитәкли. Районда әлеге белгечлек буенча бердәнбер табиб булу – гаять зур җаваплылык, ул тирән белемнәрне генә түгел, ә зур сабырлык, игътибарлылык һәм үз эшеңә бирелгәнлекне дә таләп итә.
Шулай ук бүген без тире-венерология бүлегенең барлык шәфкать туташларын да котлыйбыз! Сезнең эш – табиб өчен ышанычлы таяныч һәм һәр пациент өчен бәяләп бетергесез ярдәм. Сезнең сизгер кулларыгыз һәм яхшы сүзегез кешеләргә авыруларны җиңәргә һәм үз-үзләренә ышанычларын кайтарырга ярдәм итә.