АМТЕС белем бирү үзәге базасында медицина вузларын тәмамлаучылар республиканың дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Чарада шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов катнашты.
Яшьләргә учреждениеләр эшчәнлеге, эшкә алу шартлары, ярдәм чаралары турында сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.
