Чистай район үзәк хастаханәсе поликлиникасында яшәүчеләр үзләренең йорт тонометрларының төгәл булуына инанырга һәм кан басымын тикшерергә мөмкинлек алдылар. Автоматик, ярымавтоматик, механик – барлык төр тонометрларны диярлек «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе кысаларында бушлай диагностика узган.
Әлеге чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган һәм ел саен Татарстанның биш шәһәрендә уза. Ул «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, шулай ук «Бөтенроссия медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә оештырылды.
Махсус җайланма ярдәмендә Росстандарт белгечләре чистайлыларга аларның тонометрларының ни дәрәҗәдә төгәл булуын белергә ярдәм итте. Иртән медицина учреждениесендә үз приборларын тикшерергә теләүчеләрнең зур чираты тезелде. Күпләр мондый акциядә беренче тапкыр катнаша.
"Акция турында телевизордан белдем һәм үз приборын тикшерергә булдым. Процедура ике минуттан да артмады. Бирелгән параметрларның ялгышлыгы бик аз булып чыкты: аскы басым 1 мм га, өскесе 6 мм га тайпылыш бирде. Рөхсәт ителгән хатаның 15 мм га кадәр булуын исәпкә алып, аппарат идеаль диярлек эшли», – дип уртаклашты Вера Ивановна. Ул барлык оештыручыларга да мондый файдалы акция өчен рәхмәт белдерде.
Акциягә нигездә пенсионерлар кушылды, әмма яшьләр дә бар иде. Александр тонометрлардан әлегә үзе файдаланмый, ләкин тикшерүгә берьюлы ике прибор – әнисенекен һәм әтисенекен алып килгән.