М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы республиканың Апас районы Чирмешән торак пунктында эшли башлады.
Медикларның төп бурычы – җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактик чаралар җитди авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм вакытында дәвалауны башларга ярдәм итә.
Узган атнада республиканың Апас районы Урта Балтай торак пунктында мобиль комплекс белгечләре 220 пациентка тикшерү уздырды, шуларның 176сы – өлкән яшьтәгеләр. 20 авыл кешесен өстәмә тикшерүгә, 7 кешене хастаханәгә озатканнар.
«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында бу ел башыннан мобиль поликлиника табиблары 2 520 пациентны карап чыктылар һәм барлык кирәкле дәвалауны билгеләделәр.