Иртәнге чара Н.Г. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар камера ансамбле кафедрасы доценты Т.Р. Максимова җитәкчелегендә әзерләгән бәйрәм концертыннан башланды.
Кан үзәге хезмәткәрләре төбәкнең милли колориты белән сугарылган атмосфера тудырды. Акциядә катнашучылар Идел буе халыкларының төрлелеген Татарстан Халыклары дуслыгы йорты биргән татар, рус, удмурт, башкорт, чуаш, мари һәм мордва халык киемнәре белән күрсәттеләр.
Моннан тыш, акциядә Һиндстан, Иран, Индонезия, Ливия һ.б. илләрдән донорлар катнашты, алар озак вакыт безнең ил территориясендә яшиләр һәм Россия донорлары белән беррәттән донорлар хәрәкәтенә актив җәлеп ителәләр.
Бүген кан үзәгендә «Россия Кызыл Хачы» Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары А.А. Анисимов тарафыннан 2 ел эчендә 8 һәм 10 тапкыр тулы кан тапшырган даими донорларга Кызыл Хач билгесе бирелде.