Роспотребнадзор «Сәламәтлек диктанты» Бөтенроссия санитар-агарту акциясендә катнашырга чакыра.
«Сәламәтлек диктанты» диктант-санпросвет.рф. акциясенең рәсми порталында уңайлы онлайн форматта узачак.
Теләге булган һәркем сорауларга җавап бирә һәм экспертларның җентекле аңлатмалары белән дөрес җавапларны күрә, шулай ук катнашучының электрон сертификатын ала алачак.
Беренче этап – «Сәламәт елмаю һәм чиста куллар» - 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашучылар нәрсә белерләр?
Авыз куышлыгының гигиенасы.
Күпләр тешләрне чистарта беләләр дип саный, ләкин кариес статистикасы киресен күрсәтә.
Катнашучылар түбәндәгеләрне беләчәк:
ни өчен тешләрне даими чистарту мөһим;
эмаль өчен файдалы һәм зарарлы нәрсә;
тешләрнең сәламәтлеге һәм организмның гомуми торышы ничек бәйләнгән.
Кулларның чисталыгы.
Бу йогышлы авырулар юлында беренче һәм иң нәтиҗәле киртә. Диктант кысаларында түбәндәге сораулар тикшереләчәк:
кулларны кайчан юарга кирәк;
кулларны юганда төп хаталар (5 секунд җитәрме?).
Кем өчен?
Материаллар төрле яшь төркемнәре өчен җайлаштырылган:
Мәктәп укучыларына – балачактан сәламәт гадәтләр формалаштыру өчен.
Студентларга – иң актив яшьтә гигиенаның мөһимлеген аңлау өчен.
Өлкәннәргә һәм ата-аналарга – белемнәрен яңарту һәм балаларга дөрес ориентирлар бирү өчен.
Педагогларга – дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре өчен әзер мәгърифәт материалы буларак.
Акция җәмәгатьчелекнең игътибарын шәхси гигиена кагыйдәләрен, кариесны һәм йогышлы авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны үтәүнең әһәмиятенә җәлеп итәргә тиеш.