ТР сәламәтлек саклау министрлыгында бүген «Сәламәтлек олимпы – 2026» Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре спартакиадасының мандат комиссиясе эшләде.
Командаларның рәсми жирәбәсе булды.
«Сәламәтлек Олимпы – 2026» Спартакиадасы бөтен республикадан медицина хезмәткәрләрен берләштерде һәм команда рухын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм Татарстан медицина оешмаларының һөнәри бергәлеген ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы спорт вакыйгасына әверелде.
Ярышлар программасында – мини-футбол, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, аркан тартышу, домино һәм киберспорт.
(Яңалык өстәлә)