Тукай район үзәк хастаханәсендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрү акциясе узды.
Тестны Яр Чаллы СПИД үзәгенең квалификацияле белгечләре үткәрде, анда район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм килүчеләр катнашты.



Бушлай аноним экспресс-тест барлык теләүчеләргә тиз һәм конфиденциаль рәвештә үз ВИЧ-статусын белергә, шулай ук СПИД Үзәге белгечләреннән профессиональ консультация алырга мөмкинлек бирде.
Тест үткәннәрнең барысы да ВИЧ\СПИД турында файдалы мәгълүмат булган буклетлар һәм белешмәлекләр алды.
