Татарстанда илдә иң эре электрон ЭКГ базасы булдырылды – 12 млннан артык

2026 елның 22 мае, җомга

Көн саен ясалма фәһем ярдәмендә 600 гә якын патология ачыклана.  «Татарстан Республикасының бердәм кардиологы» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауда ясалма фәһем кертүгә багышланган күптән түгел узган киңәйтелгән киңәшмәсендә алдынгыларның берсе дип танылды.

Исегезгә төшерәбез, "Татарстан Республикасының бердәм кардиологы" - безнең республикада эшләнгән мәгълүмат системасы. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын диагностикалау өчен кулланыла торган медицина җиһазлары мәгълүматларын берләштерә. Программа зур клиникалардан алып ерак район хастаханәләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына кадәр бөтен республика буенча тикшеренүләрне сакларга һәм тиз арада файдаланырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә системага 2500дән артык электрокардиография (ЭКГ) аппараты, шулай ук сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән йөзләгән башка диагностика җайланмалары тоташтырылган. Бу кардиограммаларны оператив рәвештә ачыкларга, шулай ук читтән торып консультацияләр бирү, пациентларның бердәм регистрларын формалаштыру мөмкинлеге дә бирә. ЭКГ интерпретациясе вакытында ясалма фәһем кулланыла, ул белгечләрнең игътибарын пациентларның тормышы өчен куркыныч булган тайпылышларга җәлеп итә.

Татарстанда, федераль җитәкчелек бәяләвенчә, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру һәм ясалма фәһем технологиясен кертү өлкәсендә иң масштаблы проектларның берсе гамәлгә ашырылган:

- ясалма фәһем тәүлегенә 10 000 гә якын тикшеренү эшкәртә;

— 12 миллионнан артык ЭКГдан торган  база формалаштырылды -бу илдә иң зурысы;

– 2016 елдан ачыкланган патологияләре булган 82 000 пациент диспансер учетына куелган;

– ясалма фәһем ярдәмендә көн саен 600 гә якын патология ачыклана;

– һәр ФАП дәрәҗәсенә кадәр детальләштереп мониторинг системасы кертелде, шул исәптән буш торуларны, ремонтларны һәм йөкләнешне реаль вакыт режимында контрольдә тоту.

Татарстанда эшләнгән эшләнмә үзенең нәтиҗәлелеген безнең республика шартларында гына түгел, ә пилот режимында башка регионнарда, аерым алганда, Киров һәм Тамбов өлкәләрендә дә кулланылуын исбатлады. Монда ул шулай ук кан әйләнеше системасы авыруларын ачыклауны сизелерлек арттырырга һәм үлем очракларын киметергә мөмкинлек бирде.

Бүген әлеге уңышлы тәҗрибәне алга таба тиражлау мәсьәләләре турында фикер алышалар. Экспертлар фикеренчә, бу «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» Федераль проекты бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Альмир Абашев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры: «Бүген "Татарстан Республикасының бердәм кардиологы" ЭКГ анализы коралы гына түгел. Бу кардиологик ярдәмнең актив системасын төзү өчен нигез булып тора, анда ясалма фәһем куркынычларны иртә стадиядә ачыкларга, пациентларның маршрутларын оптимальләштерергә һәм, ахыр чиктә, республикабызда яшәүчеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International