Казанда, AMTEC KAZAN белем бирү үзәге базасында, 18-21 май көннәрендә аналарга һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү, шулай ук имезү өлкәсендә белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү максатларында балаларны имезү буенча семинар уздырылды. Татарстан Республикасының хатын-кызлар консультацияләреннән, бала тудыру йортларыннан һәм балалар поликлиникаларыннан 206 белгече укуны узды.
Семинар йөкле хатыннарны бала табуга һәм гаиләне бала тууга психопрофилактик әзерләү, йөкле һәм имезүче аналарның имезү мәсьәләләре буенча мәгълүмат дәрәҗәсен һәм гамәли күнекмәләрен арттыру максатларында үткәрелде.

Семинар Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Академик В.И. Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология Милли медицина тикшеренү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре ярдәме белән үткәрелде.
Программага «7 нче ШКХ» ДАССУның, «КМУ» ДАССУның, КФУның МСЧның бала тудыру бүлекчәләре базасында укыту семинарлары, практик дәресләр, Татарстан Республикасы медицина оешмаларының профильле белгечләре өчен мастер‑класслар һәм консультацияләр кертелде.
