Мари дәүләт университеты (МарДУ) медицина оешмалары вәкилләрен ел саен уздырыла торган вакансияләр ярминкәсендә катнашырга чакырды.
Очрашу Йошкар-Ола шәһәрендә узды һәм эш бирүчеләрне һәм медицина факультетының өлкән курс студентларын — сәламәтлек саклау өлкәсендәге булачак белгечләрне берләштерде.
Студентларга медицина учреждениеләре вәкилләре белән турыдан-туры аралашу, эшкә урнашу перспективалары, эш шартлары һәм яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында белү мөмкинлеге бирелде.
Медицина университетын тәмамлаучылар белән Чистай үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов, Кукмара үзәк район хастаханәсе баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, Арча үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов очраштылар.
.jpg)