Зәйдә «Сабантуй гүзәле – 2026» традицион матурлык, талант һәм милли традицияләр конкурсының финалы узды. Җиңүченең исеме 6 июньдә Сабантуй вакытында игълан ителәчәк.
Конкурс финалында катнашучылар арасында «Зәй район үзәк хастаханәсе» ДАССУның терапия бүлеге палата шәфкать туташы Резидә Мозаффарова да бар. Кызга 20 яшь, ул Зәйдә туган, Аксар авылында үскән һәм 2025 елдан Зәй район үзәк хастаханәсендә эшли. Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлаганнан соң Резидә үзен сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшкә багышлый.
Конкурс финалына хезмәттәшенә ярдәм итәргә хастаханә хезмәткәрләре килде. Резидә сүзләренчә, медицина аның өчен һөнәр генә түгел, ә бурыч.