Казан медицина университеты 5-11 сыйныф укучылары өчен «Медицинага адым» интерактив һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре циклын башлап җибәрә. Цикл үз эченә 18 уникаль маршрутны ала, алар ике төп блокка – «Гамәли күнекмәләр» һәм «Инновацион юнәлешләр»гә бүленгән.
Экскурсия-практик дәресләр программасы укучыларны сәламәтлек саклау дөньясына тирәнтен чумдыруга юнәлдерелгән. Казан медицина университеты ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты — мәктәп укучыларын табибларның, провизорларның һәм галимнәрнең реаль эше белән таныштыру, шул рәвешле аларның Казан дәүләт медицина университетына керергә теләкләрен арттыру.
Дәресләр 10-15 кешелек мини-төркемнәрдә көндезге сәгатьләрдә узачак. Традицион лекцияләр урынына катнашучыларны мастер-класслар, интерактивлар, квизлар һәм тематик уеннар-раннерлар көтә. Иң актив укучылар истәлекле грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Казан медицина университеты профориентация юнәлешен алга таба да үстерергә ниятли.
Аерым алганда, бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстанның балаларны савыктыру лагерьлары базасында «Медицина каникуллары» профильле сменаларында экскурсияләрдә актив катнашучылар өчен укуларын дәвам итү мөмкинлеге эшләнелә .