Германиянең сәламәтлек саклавы: өйрәнерлек әйбер бар

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә Германиядә сәламәтлек саклау тәҗрибәсен өйрәнү буенча 2013 елның декабрендә белгечләрнең соңгы барып кайтуларының нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Стажировкада катнашкан белгечләр үз хезмәттәшләре белән шушы барып кайту турындагы мәгълүмат белән бүлештеләр, немец хезмәттәшләренең үз эшләрен оештыруларында барыннан да күбрәк гаҗәпләндергән нәрсәләр турында сөйләделәр. Докладлар белән һәркем үз юнәлеше буенча чыгыш ясадылар: халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Мурзина Светлана, вакытлыча эшкә яраксызлыкны экспертизалау буенча баш табиб урынбасары Ризатдинов Линиз, кабул итү бүлеге мөдире Абдюков Рәфыйк, клиника-диагностика лабораториясе мөдире Детистова Зөлфия, икътисади сораулар буенча баш табиб урынбасары Хәбирова Илгизә, кардиология бүлеге мөдире Шарапова Светлана, травматолог-ортопед Зәкиев Таһир, табиб-невролог Дәүләтшина Раушания.

Германиядә эчтәлеккә бай укыту программасы теория өлеше һәм гамәли өлештән торды. Гамәли өлеш җирле табиблар Ассоциациясенә, Эссен Университет клиникасына, Реабилитация үзәгенә, Изге Маврикий клиникасына, бүтән оешмаларга баруны үз эченә алды.
Таһир Зәкиевның Германиянең иң эре оешмаларының берсе һәм 100 елдан артык тарихы булган Эссен Университет клиникасында травматология һәм ортопедия хезмәте турындагы доклады зур кызыксыну уятты. Клиника 1291 койка-урынга, елына 46 мең стационар һәм 120 мең амбулатория авыруларына исәпләнгән. Травматология хезмәтенең эшләвенең оештырылуын һәм эшләү принцибын өйрәнү кабул итү бүлегеннән башланды. Докладчы авыруларның керү вакыты күп дигәндә 15 минутны тәшкил итә дип билгеләде. Клиника хезмәте үзенчәлекләренең берсе булып травматология һәм ортопедия ятакларына бүленү тора. Медсанчастьтә кертергә мөмкин булырлык булган, пациентлар өчен дә, персонал өчен дә кызыклы яңалыкларны табиб Зәкиев билгеләп үтте.
Германиядәге Реабилитация үзәгенең эше турында врач-невролог Раушания Дәүләтшина сөйләде. Неврология профильле авыруларның реабилитациясендә эрготерапия, сенсор терапия (хезмәт белән дәвалау, мәсәлән, кәрзиннәр үрү, агачтан кисеп ясау, рәсем ясау, әвәләп ясау), кинезотерапия (дөрес йөрү күнекмәренә, ничек дөрес утырырга, басарга өйрәтү), бассейнда акватерапия, ДФК төркем дәресләре, дөрес туклану системасына өйрәтү киң кулланылалар. Кичерелгән авырулардан соң авыруларның иҗтимагый җайлашуына зур игътибар бирелә, аларны көндәлек тормышка, көнкүреш кирәк-яраклары белән файдаланырга яңадан өйрәтәләр, аралашырга, йөрергә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә, җәмгыятьнең тулы кыйммәтле әгъзалары булырга өйрәтәләр. Реабилитациядә дәвалауның пассив ысуллары, мәсәлән массаж, файдаланылмыйлар диярлек, ә дәвалау процессында пациентлар үзләре катнаша торган сыналган актив ысуллар файдаланылалар.
Һәр чыгыш ясаучы Медсанчастьтә дәвалау процессын оештыруны яхшырту буенча үзенең конструктив тәкъдимен кертте, алар барысы да җитәкчелек тарафыннан каралды һәм үтәү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International