Волонтерлар сырхауханәләрдә эшли башладылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Күп профильле хастаханәнең сырхауханәләрендә волонтерлар – Түбән Кама медицина колледжы студентлары эшлиләр инде. Искә төшерәбез, 2014 елның 20 гыйнварында безнең шәһәрнең дәвалау оешмаларында табибка кабул итүгә язылуның яңа системасы эшли башлый. «ТР электрон сәламәтлек саклавы» дигән Бердәм дәүләт мәгълүматый системасына күчү Татарстанның бөтен дәвалау оешмаларында бара.

Волонтерлар махсус хәзерләнүне уздылар, дүшәмбедән башлап ук алар сырхауханәгә килүчеләргә электрон чиратның терминаллары буенча, ә шулай ук www.uslugi.tatar.ruдәүләт хезмәтләре порталы  ярдәмендә кабул итүгә язылырга булышачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International