М-7 трассасының 809 км ЮТҺ турында мәгълүмат «ГЛОНАСС+112» БДМС буенча 11 сәг. 03 мин. килде. Җиңел автомобильнең кюветка төшүе нәтиҗәсендә 6 кеше, шул исәптән 12-13 яшьлек Казанга олимпиадага баручы 5 яшүсмер зарар күрде. ЮТҺнең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү Республика һәлакәт медицина үзәгенең бригадасы һәм Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның 2 бригадасы белән гамәлгә ашырылды. ТР ССМ РКХ ДАССОның 2нче номерлы кабул итү бүлегенең мәгълүматлары буенча 2014 елның 17 гыйнварының 14.30 сәг. халәте буенча 1 зарар күргән кеше канәгатьләнерлек хәлдә, 5 яшүсмер уртача авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәменең машинасы белән
«Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның травматология үзәгенә китерелгән һәм хастаханәгә салынган. Зарар күргән кешеләрнең тормышлары куркыныч астында түгел.