2013 елның ахырында иганәчелекнең иң яхшы гадәтләрендә «РИТЭК» ААҖ «ЛУКОЙЛ» Хәйрияле фонды белән бергә шәһәрләр һәм территорияләр үсешенә юнәлтелгән иҗтимагый проектларны һәм программаларны яклау буенча чара үткәрделәр (дүртенче ел рәттән). «Шәфкать» бәйге атавында ел саен проектларның иң зур саны катнаша.
Әлмәт муниципаль районыннан ике катнашучы әйтелгән атауда җиңделәр. Бу «Әлмәт шәһәр стоматология шифанәсе» ДАССО һәм Әлмәт медицина колледжы. Аларны тәкъдим ителгән «МИН янәшәдә» һәм «Ятим балаларга һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балаларга стоматология дәвалау - профилактика ярдәмен күрсәтүне оештыру» проектлары өчен тәбрикләделәр.
Стоматология шифаханәсе сәламәтлек буенча югары риск контингентына караучы, авырулар санының югары дәрәҗәсенә ия булган Клара Цеткин ур. урнашкан Әлмәтнең ятимнәр өчен булган балалар йортында һәм Әлмәтнең 6-нчы төр мәктәп-интернатында (терәк-хәрәкәт аппараты бозылулар) стационар кабинетлар ачуга грант отты.
«ӘСШ» ДАССО баш табибы Шәүкәт Госманов сүзләре буенча, грант акчаларына (500 мең сум) стационар шартларда эшләү өчен стоматология җайланмасы һәм өйгә чыгу өчен кечкенә күчерелмә җайланма, шулай ук чыгым материаллары алынды. Бу проектның фикри рухландыручысы булып ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин торды.
Мәктәп-интернатта бүген Әлмәттән һәм якындагы районнардан өч яшьтән 12-нче сыйныфка кадәр 92 бала сәламәтлекләрен ныгыталар һәм, үзенчәлекләрне исәпләп, һәр сыйныфта 10ар бала укыйлар. Белем бирү оешмасының коллективында 22 укытучы, мәктәпкәчә кадәрге төркемнәрнең һәм озайтылган көн төркемнәренең 13 тәрбиячесе, 12 медицина эшчесе һәм хезмәт күрсәтүче персонал эшли.
Балалар кәефен яхшырту өчен авыз куышлыгы халәтенең гигиена бәяләвен үткәрү буенча эш (санация) башланды. Шушы елның 8 ае эчендә (2013нче елның 25 декабреннән үк эшли башладылар) кирәкле стоматология дәвалау чараларының тулы комплексы үткәреләчәк. Теш табибы Алия Сәхибҗанованың һәм югары категорияле шәфкать туташы Наҗия Гыйләҗетдинованың тырышлыклары кариесны иртә ачыклауга һәм дәвалауга юнәлтелгән.
Шәһәр стоматология шифаханәсенең балалар бүлеге белән Нурия Фаздалова идарә итә.
Мәктәп-интернатның 30 баласы белгечләр тарафыннан каралды инде. Ике белем бирү оешмасыннан барлыгы ике йөзгә якын баланы дәвалаячаклар.
Бөтен ата-аналар һәм мәктәп-интернат җитәкчелеге исеменнән баш шәфкать туташы Ирина Сыраева балаларны сәламәтләндерү буенча шундый шәфкатьле ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Стоматологларга даими бару - бу хәзерге вакытта үз сәламәтлегеңне саклауның иң акыллы һәм икътисади дәлилләнгән юлы.
Бу очракта Әлмәт шәһәр хастаханәсе стоматологлары юлның озынлыгын киметтеләр, каршыга игелекле адым ясадылар һәм бу кайгырту гадәткә кергән кайгырту булачак дип ышандырдылар.