2014 елның 16–17 гыйнварында Екатеринбург шәһ. «Иң яхшы урта медицина эшчесе-2013» дигән һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Бәйгедә сигез федераль округтан урта медицина эшчеләре катнашты.
Идел буе федераль округында өч номинация буенча («Иң яхшы фельдшер», «Иң яхшы участок шәфкать туташы», «Иң яхшы акушерка») беренче урыннарны алган катнашучылар Татарстан Республикасының вәкилләре булдылар.
«Иң яхшы урта медицина эшчесе-2013» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының урта медицина эшчеләре түбәндәге рәвештә бүленде:
· «Иң яхшы фельдшер» номинациясендә II хөрмәтле урынны Түбән Каманың «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның фельдшеры Щуклина Татьяна Валерий кызы алды;
· «Иң яхшы участок шәфкать туташы» номинациясендә IV урынны Казанның «Сугыш ветераннары госпитале» ДАССОның участок шәфкать туташы Ибраһимова Рузалия Ситдыйк кызы алды;
· «Иң яхшы акушерка» номинациясендә IV урынны Казанның «16нчы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның бала тудыру бүлегенең акушеркасы Каюмова Галия Рәшит кызы алды.
Бәйге 2 этапта уздырылды: беренче этабы – конкурсантларның тиешле номинация буенча практик биремне үтәүләре, икенче этап – медперсоналның йогышлы авырулар барлыкка килгән вакытта үткәрелүче чараларны оештыруы, эш урыннарында һәлакәт хәле барлыкка килү вакытында хәрәкәт итү алгоритмы һәм башкалар.
Щуклина Татьяна Валерий кызы җиңүче дипломын алды.
Ибраһимова Рузалия Ситдыйк кызы һәм Каюмова Галия Рәшит кызы «Иң яхшы урта медицина эшчесе-2013» дигән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең катнашучылары дипломнарын алдылар.